Сезнең гаризагыз нигезендә Татарстан Росреестры кулланылмый торган җирләрне кадастр исәбеннән төшерә. Ләкин әлеге җиргә Росреестрда хокук рәсмиләштерелмәгән булырга тиеш. Бу халык өчен бик уңайлы.
6 июнь көнне Борнак авыл китапханәсендә 5-6 сыйныф укучылары белән “ Александр Пушкин-символ русской поэзии...” исемле әңгәмә үткәрелде. Китапханәче балалар белән Пушкинның тормыш һәм иҗат сукмаклары, яратып укылган әсәрләре турында фикер алышты.
8 июньдә төнлә Татарстан Республкасы территориясендә -1˚кадәр салкын булуы көтелә
6 июнь көнне Куныр авыл китапханәсендә балалар өчен “Төрле милләттән булсак та дус яшик” исемле әңгәмә уздырылды. Барлыгы 11 бала катнашты. Әңгәмәнең максаты балаларда кече яшьтән бер – береңә ихтирам тәрбияләү, милләтләр дуслыгының мөһимлеген аңлату иде.
5 июнь көнне Түнтәр авыл китапханәсендә түбән сыйныфта укучы балалар белән бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның туган көне уңаеннан “Ике шагыйрь – ике йолдыз” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.
5 июнь көнне “Кояшкай” лагерендә ял итүче балалар Яңгул китапханәсендә экскурсиядә булдылар. Аларны китапханәче кызыклы китаплар белән таныштырды һәм “Мин әйтәм -син тап”баш астында табышмак кичәсе үткәрде.
Бүген - 5 июнь, сишәмбе көн Балтач өчен кунакларга бай көн булды. Көннең беренче яртысында районыбызга Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Әмир кызы Зарипова эшлекле сәфәр белән килсә, обедтан соӊ Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готыф улы Әхмәтов районыбызда булды.
Иртәгә республикада яшенле яңгыр һәм боз явуы фаразлана.
Секундына 18 метрга кадәр көчле җил көтелә. Мөмкинлеккә карап, өйдән чыкмау, ерак араларга бармау киңәш ителә.
Балтач муниципаль районына эш визиты белән Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Амировна Зарипова килде.
2 июнь көнне "Сабантуй" паркында узган ат чабышы сезоны ачылышының җиңүчеләре белән таныштырабыз:
Ярымтокымлы айгырлар - 1800 м.
1 урын - “Алга” хуҗалыгыннан "Энергон" кушаматлы ат, җайдагы - Ибраһимов Рафил;
2 урын - “Алга” хуҗалыгыннан "Резвый" кушаматлы ат, җайдагы - Лялин Николай
3 урын - Арча районыннан "Эксклюзив татарин" кушаматлы ат, җайдагы - Рахматуллин Рамил;
4 урын - “Арбор” хуҗалыгыннан "Буян" кушаматлы ат, җайдагы - Шакирҗанов Илназ.