Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры  Марат Готыф улы Әхмәтов районыбызда булды

2018 елның 5 июне, сишәмбе

Бүген - 5 июнь, сишәмбе көн Балтач өчен кунакларга бай көн булды. Көннең беренче яртысында районыбызга Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Әмир кызы Зарипова эшлекле сәфәр белән килсә, обедтан соӊ Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры  Марат Готыф улы Әхмәтов районыбызда булды.

Авыл хужалыгы предприятиясе һәм авыл җирлеге җитэкчелеге белән очрашканчы, министр үз янына район башлыгы Рамил Нотфуллинны утыртып, вертолет белән районыбыз басу-кырларын өстән күзәтте. Югарыдан күренгән, исән-сау өлгереп, мул уӊыш вәгъдә биргән иген кырларын күзәткән премьер-министр урынбасары беренче сүзен дә нәкъ шушы темага башлады. Кырларда игенченеӊ тир түгеп, булсынга эшләгәне күренә, монысы өчен аларга рәхмәт, диде ул. Игенчелек өлкәсендә ниндидер кимчелекләр булмаса да, терлекчелек юнәлешендә районга яӊа сулыш кирәк, дип җиткерде ул. Министр сүзләренчә, бүген районда һәр хуҗалык тәүлеккә 15 меӊ килограмм сөт саварга тиеш, ә саннардан күренгәнчә, андыйлар бармак белән генә санарлык. Димәк, бу өлкәдә һәр җитәкче, һәр белгеч кайсы якка барасын, үсеш векторын булдыру хәстәрен күрергә тиеш, шуннан башка алга бару мөмкин түгел.

Соӊыннан Марат Әхмәтов хужалык җитәкчеләрен кызыксындырган сорауларга җавап бирде

Фоторепортаж: http://baltaci.ru/news/avyil-hu%D2%97alyigyi/marat-khmtov-baltachny-vertolettan-kztte

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International