Һава торышы бозыла

2018 елның 5 июне, сишәмбе
6 июньдә Татарстанда яшенле яңгыр һәм өермәле җил көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Иртәгә  республикада яшенле яңгыр һәм боз явуы фаразлана.

Секундына 18 метрга кадәр көчле җил көтелә. Мөмкинлеккә карап, өйдән чыкмау, ерак араларга бармау киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International