6 июль көнне районның "Хыял" яшьләр үзәге "Романтик" балалар лагерында «Бампербол» дип аталган күңелле уен оештырган. Әлеге уенда балалар бик теләп катнашканнар. Бу уенда ике кешедән торган ике команда үзара көч сынашкан. Соңгы нәтиҗәләр буенча:
- 1 урында –«105 км» командасы;
- 2 урында – «Реал Мадрид» командасы;
- 3 урында – «Рубин» командасы калды.
Арчада 30 июнь көнне Татарстан фермерларының беренче җәйге спартакиадасы үткәрелде. Анда Арча, Буа, Саба, Менделеевск, Балтач, Кукмара һәм Теләче районарыннан 7 команда катнашты. Алар көрәш, мини-футбол, волейбол, гер күтәрү, җиңел отлетика, дартс, озынлыкка сикерү, канат тарту төрләре буенча көч сынаштылар.
Гомуми нәтиҗәләр буенча беренче урында - Арча, икенчедә - Кукмара, өченчедә - Теләче районнары командалары.
10 июль көнне Дорга авыл китапханәсендә "Изгелек, ихтирам, дуслык" темасына әңгәмә уздырылды.
Бөрбаш авылында яшәүче Надия Хәйретдин кызы Хәйретдиновага 10 июль көнне 90 яшь тулды.
11 июльдә Республика территориясендә яшенле яңгыр һәм 15-20 м/с кадәр җил көтелә
11 һәм 19 июльдә 06 сәг. 00 мин. 24 сәг. 00 мин. кадәр Балтач районында газ, ремонт эшләре булу сәбәпле, бирүне туктатып тору планлаштырылган
8 июль көнне Балтач бистәсенең "Сабантуй" ял һәм спорт паркында районның "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау үзәге директоры Фердинант Гыйлемҗанов җитәкчелегендә яшь гаиләләр арасында пневматик кораллардан ату ярышы оештырылды. Әлеге чара 8 июль - "Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне" уңаеннан үткәрелде. "Форпост" үзәгенә йөрүче яшүсмерләрнең әти-әниләре дә катнашты. Әлеге ярыш гаилә әгъзаларын тагын да берләштерде һәм якынайтты. Барлыгы 21 кеше катнашты. Чарада катнашучыларга истәлекле бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.
2018 нче елның 9 нчы июлендә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” уңаеннан, “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагоглары Наталья Закирова, Гузель Зиганшина һәм Лилия Зарипова полициянең муниципаль хезмәткәре Ләйлә Низамиева белән “Мин hәм закон” дип аталган чара үткәрделәр.
Бүген Карадуган авылында яшәүче Хөсәенов Тәбрис һәм Мәдинә гаиләсе “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” дип аталган медаль белән бүләкләнде.
Әлеге медаль 25 елдан артык бергә булган, тугрылык, мәхәббәт белән дан казанган, балаларын илнең лаеклы гражданнары итеп тәрбияләп үстергән гаиләләргә тапшырыла.
Тәбрис Салих улы һәм Мәдинә Мингариф кызы төзегән гаиләгә 38 ел. Алар бүгенге көндә 8 онык үстерәләр. Тәбрис абый – Татарстан республикасының атказанган укытучысы, 40 ел буе биология фәнен укыта. Мәдинә апа күп еллар Карадуган авыл җирлегендә баш хисапчы булып эшли. Алар күпсанлы диплом, грамота, мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары иясе, 4 баланың әти-әнисе.
2018 нче елның 9 нчы июлендә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” уңаеннан, “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагоглары Наталья Закирова һәм Лилия Зарипова “Романтик” балалар лагерендә “Минем гаиләм” дип аталган чара үткәрделәр.