ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел - библиографик күзәтү 

23 гыйнвар көнне №16 филиал Сосна авылы китапханәсендә Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулу уңаеннан презентация ,китап күргәзмәсе белән баетылган "Ленинград батырлыгын искә алып" исемле әңгәмә үтте.Катнашты 12 укучы.

23 гыйнвар көнне Урта Көшкәт авыл китапханәсендә төрле яшьтәге укучылар белән «Минем сәламәтлегем – минем тормышымның нигезе» дигән темага интеллектуаль – танып-белү уены үткәрелде. Әлеге чарада 8 укучы катнашты.

 

23  январь  көнне  Пыжмара  авыл  китапханәсендә  Ленинград блокадасының 75 еллыгы  уңаеннан  зурлар  өчен “900  көн  батырлык” исемле  мәгълүмат сәгате  үткәрелде. Барлыгы  6 кеше  катнашты

 

22  январь  көнне  Пыжмара  авыл  китапханәсендә  Ленинград  блокадасының  75  еллыгы  уңаеннан  “Гасырлар  хәтере”  исемле  китап күргәзмәсе  төзелде

24 гыйнварда 13.30 сәгатьтә "Торак-коммуналь Киңәшләр" программасы туры эфирда булачак, аның махсус кунагы Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең килешүләрне дәүләт теркәве һәм физик затларның хокукларын күчү бүлеге башлыгы Галина Гончарова булачак.

2019 нче  елның  23 январендә 14.00 сәгатьтә авыл китапханәсендә Шубан авыл җирлеге башлыгы Р.Р.Мөҗипов рәислегендә өченче чаырылыш Шубан авыл җирлеге Советының  утыз бишенче утырышы узды.


23
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Казан районара табигать саклау прокуратурасы җир асты байлыкларын саклау өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерде.
Республиканың Кама Тамагы районы территориясендә су белән тәэмин итүне һәм ташландык суларны агызуны тәэмин итүче «Куйбышев Затон коммуналь челтәрләре» ААҖ, «Кама Тамагы коммуналь челтәрләре» ААҖ торак-коммуналь өлкәсе оешмаларының җир асты суларын чыгаруга лицензияләр булмаган 10 скважина эксплуатацияләве ачыкланды.

Ленинград блокадасы өзелүнең  75 еллыгын  билгеләп үтү  йөзеннән , 23 январь көнне Алан авыл китапханәсе (№32 филиал) Алан башлангыч мәктәбе балалары өчен  “Солдатлар шикелле шәһәрләр дә көрәште”дигән темага әңгәмә уздырды. 

Буккроссинг-китап күргәзмәсе


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International