Казан районара табигать саклау прокуратурасы җир асты байлыкларын саклау өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерде.
Республиканың Кама Тамагы районы территориясендә су белән тәэмин итүне һәм ташландык суларны агызуны тәэмин итүче «Куйбышев Затон коммуналь челтәрләре» ААҖ, «Кама Тамагы коммуналь челтәрләре» ААҖ торак-коммуналь өлкәсе оешмаларының җир асты суларын чыгаруга лицензияләр булмаган 10 скважина эксплуатацияләве ачыкланды.
Закон бозуларны бетерү максатында предприятие җитәкчеләре адресына прокурор тарафыннан закон бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр кертелде.
Моннан тыш, табигать саклау прокуроры карарлары буенча гаепле затлар РФ КоАП 7.3 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды. 60 мең сумлык штрафлар рәвешендә җәза билгеләнде.
Прокурор таләпләрен үтәү максатыннан предприятиеләр тарафыннан халыкны эчә торган һәм хуҗалык-көнкүреш сулары белән тәэмин итү өчен җир асты суларын чыгаруга лицензия алынды.
Тикшерү барышында ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланмады.