"Үзең укы һәм башкага бир!" китап күргәзмәсе

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

«Узең укы һәм башкага бир!” Хөрмәтле китап укучыларыбыз, Балтач үзәк китапханәсендә даими эшләп килүче “Буккроссинг” китап күргәзмәсенә рәхим итегез!  Нәрсә соң ул буккроссинг? Әйтик, сез үзегез күптән укыган китапны “Буккроссинг” дип язылган китап киштәсенә алып килеп куясыз һәм үзегезнең күңелегезгә хуш булган башка бер китапны биредән алып та китә аласыз. Әйе, әйе, әлеге алым уй-фикерләрне киңәйтергә, үзара аралашырга да өйрәтә. Әлеге һәм башка күргәзмәләр белән танышырга үзәк китапханәбезгә рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International