Ленинград блокадасы өзелүнең 75 еллыгын билгеләп үтү йөзеннән , 23 январь көнне Алан авыл китапханәсе (№32 филиал) Алан башлангыч мәктәбе балалары өчен “Солдатлар шикелле шәһәрләр дә көрәште”дигән темага әңгәмә уздырды. Шулай ук “Ленинград блокадасы “ дигән презентация күрсәтелде. Чарада барлыгы 14 укучы катнашты. Укучылар үзләре өчен бик файдалы информация туплап таралыштылар.