Балтач үзәк балалар китапханәсендә 24 гыйнвар көнне “Искә алыйк авыр көннәрне” исеме астында Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел булу уңаеннан билиографик күзәтү үтте. Биредә Балтач гимназиясенең 4 нче а сыйныф укучылары катнашты. Тарих эзеннән үтеп, китапханәбезнең кунаклары шул чор вакыйгалары тасвирланган китап күргәзмәләре белән танышты, мәгълүмати видеороликлар карады.