ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Сидорова Нина Тихоновна 2003 елның 12 февраленнән “Наз” үзәгендәге социаль хезмәткәр булып эшли. Социаль яклау өлкәсендәге аның гомуми эш тәҗрибәсе 20 ел. Хәзерге вакытта ул 10 олы һәм ялгыз яшәүче мөмкинлекләре чикле кешеләргә хезмәт күрсәтә. Өлкәннәрнең барысынын да үз язмышлары, характерлары, гадәтләре. Ләкин аларның барысының да уртак яклары бар: аларга көндәлек ярдәм, игътибар кирәк.

Бүген - 8 июнь көнне күпкырлы, четерекле, зур сабырлык һәм түземлек таләп итүче һөнәр ияләре - социаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәмнәре.

Мин, Сидорова Елена Игоревна, 8 ел "Наз" үзәге   социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә психолог булып эшлим. Безнең контингент төрле-өлкән яшьтәге пенсионерлар һәм инвалидлар. Безгә төрле характерлы, язмышлы кешеләр килә, аларның һәрберсенең үз тормыш тарихы бар. Бүлекчәдә эшләгәндә,  ял итәргә һәм күңелсезләнергә вакыт юк дип уйлыйм. 

        Миронова Алевтина Ивановна 1974 елның 11 декабрендә Киров өлкәсенең Порез авылында  туган. 2013 елның 9 гыйнварыннан хәзерге вакытка кадәр «Наз» үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә пешекче булып эшли.


7
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

Соңгы мәктәп елларында мин булачак һөнәрне сайлау турында уйлана башладым. Университетта нинди фәннәрне өйрәнергә теләвемне анализлап, мин социаль эш - барлык карала торган вариантларның иң яхшысы дигән нәтиҗәгә килдем. Минем өчен сайлау бик катлаулы да түгел иде, чөнки мин балачактан ук кешеләргә, бигрәк тә балаларга, аналарга, өлкән кешеләргә ярдәм итәргә теләдем. Кеше бит теләсә кайсы җәмгыятьнең нигезен тәшкил итә. Һәр индивид дәүләт тарафыннан кешеләр тормышының барлык өлкәләрендә дәүләт тарафыннан якланырга тиеш. Моның өчен иҗтимагый тормышның төрле өлкәләрендә халыкны яклау буенча дәүләт органнары төзелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International