Бүген, 2023 елның 04 август көнне, Балтач ГХАТ бүлегендә милли йолалар элементларын үз эченә алган никахлашу теркәлде. Яшь пар Роман һәм Юлия, Максютовлар өр яңа гаилә нигезен булдырып, язмышларын никах җепләре белән бәйләделәр.
2023 елның 3 август көнендә Балтач районы ЗАГС бүлегендә Лиана Газинур кызы Ибраһимова һәм Илһам Фәнис улы Гарәфетдиновларның никахлары рәсмиләштерелде. Яңа гаилә башлыгы Илһам –Кариле авылы егете, Арча районы Апаз авылы чибәрен килен итеп районыбызга алып кайтты.
Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатлар исемнәрен мәңгеләштергән һәйкәлләрне бизәүче чәчәкләр, гомерләре аяусыз сугыш кырларында өзелгән каһарманнарыбызның рухына дога, тыныч-имин тормышка фатыйха буларак салына.