Балтач районы яшь гаиләләрнең күркәм традицияләрнең берсе – батырлар аллеясында һәйкәл янында чәчәк салу

2023 елның 4 августы, җомга

Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатлар исемнәрен мәңгеләштергән һәйкәлләрне бизәүче чәчәкләр, гомерләре аяусыз сугыш кырларында өзелгән каһарманнарыбызның рухына дога, тыныч-имин тормышка фатыйха буларак салына. Һәйкәл янында яшь гаиләләрнең фотолары – тарихыбызны саклаучы бер билге, һәр буын үз иленең үткәнен белеп, бүгенгесе һәм имин киләчәге өчен тырышып яшәүнең әһәмиятен күрсәтә.

Гаилә фотоальбомындагы әлеге рәсемнәр яшь парларның илнең тарихи үткәненә мөнәсәбәтенең ачык дәлиле, гаиләдән башлангыч алган ватанпәрвәрлек тәрбияләүне дәвам итү. Районыбызда никахларын теркәүче яшь парлар арасында соңгы елларда әлеге күркәм традиция янә торгызылды. Бүген өйләнешкән яшь парларыбыз – Лиана һәм Илһам Гарәфетдиновлар да безгә тынычлык бүләк иткән солдатларга ихтирам һәм хәтер йөзеннән, бистәбезнең геройлар аллеясында урнашкан һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International