Махсус хәрби операциядән ялга кайткан Балтач егете гаилә корды

2023 елның 4 августы, җомга

2023 елның 3 август көнендә Балтач районы ЗАГС бүлегендә Лиана Газинур кызы Ибраһимова һәм Илһам Фәнис улы Гарәфетдиновларның никахлары рәсмиләштерелде. Яңа гаилә башлыгы Илһам –Кариле авылы егете, Арча районы Апаз авылы чибәрен килен итеп районыбызга алып кайтты.

Илһам Фәнис улы – өлешчә мобилизация башлангач, үз теләге белән контракт төзеп илебез иминлеген сакларга алынган райондашларыбызның берсе. Контракт буенча хезмәтен Түбән Новгород өлкәсенең Мулино бистәсендә узучы һәм бүгенге көндә туган ягына ялга кайткан солдат язылышу тантанасын озакка сузарга теләмичә, сөйгәне белән кавышып китүгә өстенлек биргән!

Районыбызның яңа гаиләсен рәсмиләштерү тантанасында парларның иң якын кешеләре катнашты, яшь гаиләгә ихлас теләкләрен шулай ук район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Ривкәт кызы Әхмәтхановалар да ирештерде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International