Мари халкы милли йолаларны һәм гореф –гадәтләрне саклый беләләр

2023 елның 4 августы, җомга

Бүген, 2023 елның 04 август көнне,  Балтач ГХАТ бүлегендә милли йолалар элементларын үз эченә алган никахлашу теркәлде. Яшь пар Роман һәм Юлия, Максютовлар өр яңа гаилә нигезен булдырып, язмышларын никах җепләре белән бәйләделәр.

Яңа гаилә төзү- барлык халыкларда да гореф-гадәтләрне яңартып, йолалар белән тиңләшә торган иң мөхим бәйрәмнәрнең берсе. Мари халкының туй тантанасы, борынгыдан сакланып калган гореф-гадәтләр нәтиҗәсендә бик матур һәм жанлы, кызыклы уза. Моннан тыш ул яшь парлар, гаиләләр һәм яңа никахлашучыларның туганнары өчен аерым тарихы әһәмияткә ия. Традицияләрнең бер өлеше үткәндә калса да, ниндидер ритуаллар үзләренең актуальлеген югалттылар, кайберләре бераз үзгәрешләр кичерде, әмма төп туй кагыйдәләре бүген дә саклана. Бүген безнең районда узган туй тантанасы шуның ачык чагылышы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International