Хөрмәтле райондашлар!
Сезне, ихластан, Ислам диненең иң олы изге бәйрәмнәренең берсе - Корбан гаете белән котлыйм! Әлеге бәйрәм тормыш-яшәештә матди байлыклардан бигрәк, рухи кыйммәтләр - якыннарыбызның, туганнарыбызның игътибары, бердәмлеге,саулык-сәламәтлегебез, хәерле гомерләребез өстенлекле булуын искәртә, тынычлык һәм кайгыртучанлык кебек сыйфатларны чагылдыра.
Хөрмәтле Балтачыбыз халкы! Сезне чын күңелдән Россия көне белән котлыйм!
Хөрмәтле балтачлылар һәм районыбыз кунаклары!
Милли бәйрәмебез «Сабантуй» белән ихлас күңелдән котлыйм!
Бүген Балтач урта мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәмендә катнаштым. 855 бала белем алучы мәктәпнең быел 31 укучысы 11 нче сыйныфны, 88 укучы 9 нчы сыйныфны тәмамлады.
Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, кадерле райондашлар!
Сезне район Советы, район башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән илебезнең иң әһәмиятле һәм төп бәйрәме – Бөек Җиңү көне белән ихластан тәбрик итәм!
Хөрмәтле православие динендә булган райондашлар, кайткан кунаклар!
Хөрмәтле депутатлар һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, муниципаль хезмәт ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Җирле үзидарә көне белән котлыйм!
Һәр мөселманга үзенең күңелен пакълау, шәфкатьлелек һәм гаделлелек, түземлелек һәм җаваплылык, якыннары турында кайгыртучанлык кебек әхлакый сыйфатларны тормышка ашырырга насыйп иткән Рамазан ае тәмам.
Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!
Сезне язның иң күркәм бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән ихлас күңелдән котлыйм!
23 февраль - Ватанга тугрылык, Хәрби батырлык, ныклык һәм какшамас рух символы көне! Безнең армия һәрвакыт үз чикләрен ышанычлы саклады, бу буыннарның ныклы бәйләнешендә аеруча сизелә. Бабаларыбызның һәм әтиләребезнең батырлыкларын хәтеребездә кадерләп истә тотабыз. Бүген дә райондашларыбыз намус һәм горурлык белән илебезнең хәрби данын яклауга бастылар, без аларга хөрмәт белән карыйбыз.