Хөрмәтле райондашлар!
Сезне Ватанны саклаучылар көне белән ихластан котлыйм.
Бәйсезлегебезне, иминлекне саклаган һәм яклауны дәвам иткән кешеләргә тирән рәхмәт белдерү максатыннан агымдагы елыбыз илебездә «Россия халыклары бердәмлеге», ә Татарстанда, «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы» дип игълан ителде. Җиңүнең фронтта да, тылда да нинди зур югалтулар белән ирешелүен без һәрчак истә тотарга тиешбез.
Балтач районы Ватаныбызга сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәткән алты Советлар Союзы Геройлары– Габдулла Гарифуллин , Хафиз Сабиров, Хәбибулла Ибраһимов, Василий Булатов, Гайфетдин Гыйльметдинов, Бакый Рәхимовларны биргән җир.
Рәсәй Герое Олег Исаев, Социалистик Хезмәт Герое Рим Зарипов, Сәрвәр Нәфыйкова, Камил Гозәеров, Габдрахман Зарифовлар да районыбыз горурлыгы, һәрчак халкыбыз хәтерендә.
Бердәм, күпмилләтле районыбызның ватанпәрвәр егетләре дә бүгенге көндә махсус хәрби операциядә батырларча катнаша, ил, халкыбызның тыныч тормышы өчен көрәшә. Ватанны саклаучыларыбызга, аларның гаиләләренә ныклы таяныч булу безнең мөһим бурыч. Сугышчыларыбызга гуманитар ярдәм җыю һәм аны җибәрү буенча эшләр дәвам итә. Ватаныбыз иминлеген тәэмин итүдә үзенең көндәлек игелекле эше һәм хезмәте белән өлеш керткән барлык райондашларыбызга зур рәхмәт!
Ихтирам белән, Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин