Балтач муниципаль районы башлыгының якынлашып килүче Яңа ел белән котлавы

2025 елның 31 декабре, чәршәмбе

Хөрмәтле райондашлар! Туган якларны сагынып, бәйрәмгә кайткан якташлар! Бүгенге көнебез белән календарь бите ябыла, яңа 2026 ел - Утлы Кызыл ат елын каршы алырга әзерләнәбез.

Елның соңгы сәгатьләре үтеп баручы елга йомгак ясап, тормышыбызда булып узган вакыйгаларны тагын бер кат күз алдыннан уздыру, хезмәтебезгә бәя бирү чоры булып тора. Бәйрәм алды сәгатьләре һәм минутлары һәрвакыт аерым дулкынлану хисләре белән тулы. Без барыбыз да яраткан, искиткеч мизгелләр шушы бәйрәмдә генә була, ел белән ел очрашкан мизгелләрдә ил-көннәр иминлеген, саулык-сәламәтлек, хәерле еллар теләп, иң ихлас теләкләр теләнә, изге догалар кылына.

Сезне район Советы, Балтач районы башкарма комитеты һәм шәхсән үз исеменнән ихлас күңелдән якынлашып килүче Яңа – 2026 ел белән котлыйм! Һәр яңа ел, язылмаган чиста кәгазь битедәй, саф карлы кыштан юл ала. Киләсе елыбыз илебезгә күптән көтелгән тынычлык, халкыбызга иминлек алып килсен, өмет-ышанычларыбызны акласын!

Быелгы елдан да күпме уңай үзгәрешләр алып чыныктык, ныгыдык. Тырыш игенчеләребез елына күрә мул уңыш үстереп, зур югалтуларга юл куймыйча икмәкне җыйнап алдылар.Уңган терлекчеләребез дә Яңа елга күркәм хезмәт нәтиҗәләре белән килә, узган елга караганда сөтне дә артыграк саудык. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә нәтиҗәлелек үзе үк районда игенчелек, ит һәм сөт терлекчелеген үстерүдәге уңышларыбызны күрсәтә. Без фидакарь халкыбыз, игенчеләребез, терлекчеләребезнең хезмәте белән горурланып яши алабыз.

2025 ел, гомумән алганда, илебез өчен җиңел ел булмады. Ил халкының ныклыгын да, сабырлыгын да баръяклап сынады ул, шушы сынаулар аша тынычлык кадерен аңларга, бердәмлеккә өйрәтте. Шулай да, узып баручы елыбыз районыбыз халкы күңелендә социаль-икътисади үсештә ирешелгән күп кенә казанышлар белән кереп калачак. Чөнки төбәгебез халкы, ел авырлыкларына бирешмичә намус белән эшләде, фидакарь хезмәтләре нәтиҗәсендә, Балтачыбызның авторитетын тагын да күтәрде дип әйтер идем.

Ел дәвамында алдыбызга куйган максатыбызга - төбәгебез халкының тормыш муллыгын үстерү, социаль-көнкүреш шартларын яхшыртуга омтылдык, яңа объектлар төзелде, юл төзелешенә дә игътибар кимемәде. Районыбызның барлык казанышлары – безнең уртак тырышлык нәтиҗәсе. Күмәк эшкә, районыбыз үсешенә, бүгенгесен һәм якты киләчәген төзүгә өлеш керткән һәрберегезгә олы рәхмәтемне җиткерәм.

Яңа 2026 ел һәр йортка иминлек, гаиләләргә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар китерсен иде! Сезнең һәрберегезгә рух ныклыгы, күңел көрлеге һәм сәламәтлек телим. Ил-көннәребез тыныч, барыр юлларыбыз киң, туар таңнарыбыз имин булсын. Яңа елдан яңа бәхетләр сорамыйк, булган бәхетебезне, гаилә иминлеген саклап яшик! Бәйрәм белән!

 

Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International