Хөрмәтле райондашлар!
Барыгызны да ихлас күңелдән изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза гаете көне белән тәбриклим! Бу - бөтен мөселман халкы өчен иң күркәм һәм мөһим дини бәйрәмнәрнең берсе. Рамазан ае - ул рухи кыйммәтләрне һәм әхлак сыйфатларын камилләштерү чоры. Әлеге изге айда ураза тоткан һәр кеше тыелганнардан тыела, ятимнәргә, ялгыз һәм авыру кешеләргә ярдәм итәргә тырыша, күңеленә һәм җанына рухи пакълану ала. Уразаның барлык сынауларына түзүчеләр, әлбәттә, хөрмәткә лаеклылар.
Изге Рамазан аенда башкарган игелекле гамәлләребез дәвамлы булсын. Ураза бәйрәме барыбызга да рухи тынычлык һәм үз көчебезгә ышаныч бүләк итсен. Тормыш юлыгыз игелекле эшләр һәрчак һәм матур гамәлләр белән тулы булсын. Сезгә ныклы сәламәтлек һәм бәхет, барлык изге эшләрегездә уңышлар, тынычлык һәм иминлек телим!
Ураза бәйрәме - мөбарәк, барыгызның да тоткан уразаларыгыз кабул булсын, барлык теләкләрегез, якты уй-хыялларыгыз тормышка ашсын!
Ихтирам белән, Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин