ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

6
октябрь, 2023 ел
җомга

Табигатьтә – галиҗанәп алтын көз. 5 октябрь көнне табигать тагын да матурланды, җылы җилләр исеп, кояш нурын сипте.


5
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Өлкәннәр декадасына багышланган чаралары кысаларында Балтач районы пенсионерлары Тинчурин исемендәге театрда хәйрия спектаклен карадылар. Сәфәр алдыннан өлкән яшьтәге гражданнар өчен «Наз» үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге оештырган «Көзге кәеф» фотозонасында фотосессия үткәрелде.

Хөрмәтле укытучылар-ветераннарыбыз! Бүген Укытучылар көне! «Наз» үзәге  өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре өлкәннәребезне бәйрәм белән котладылар, аларны тәмле чәйләр белән сыйладылар, бүләкләр тапшырдылар.  

Өлкәннәр декадасы кысаларында 4 октябрьдә «Наз» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге, үзәк район китапханәсе белән берлектә өйдә социаль хезмәтләр алучылар һәм район пенсионерлары өчен «Җан тынычлык теләми» бию кичәсе оештырды.


4
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

4 октябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Мы Вас любим, уважаем» дип аталган бәйрәм программасы  уздырылды. Чарага Балтач урта мәктәбенең 1-В сыйныфы укучылары һәм аларның әби-бабайлары килде.

Районыбыз җирлегендә Өлкәннәр декадасы кысаларында хөрмәтләү чаралары дәвам итә. Ихлас котлауларны, кечкенә генә күчтәнәч-игътибарны да чын йөрәктән шатланып кабул иткән олыларыбызга киләчәктә дә хәерле гомерләр, сәламәтлек насыйп булсын!


3
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Балтач муниципаль районында Өлкәннәр декадасы кысаларында  өлкән яшьтәге гражданнарга аерым игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтелә. Балтач районында ел саен Татарстан Республикасының картлар йортларында яшәүче ветераннарны котлыйлар. 

Балтач районының һәр авыл җирлегендә “Өлкәннәр көне”н һәр елны истә калырлык, һәрбер пенсионер хөрмәт-игътибарны тоярлык итеп уздырырга тырышалар. Бу шулай булырга тиеш тә. Иң авыр еллар йөге, сугыш һәм аннан соңгы чор кайгы-хәсрәте, илне торгызу мәшәкате нәкъ менә алар җилкәсенә төшкән.

Балтач муниципаль районында Өлкәннәр көненә "кайнар линия " телефоннары эшен оештыру турында мәгълүмат


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International