Җылылык һәм хөрмәт музыкаль бәйрәме: Балтач үзәк китапханәсендә Өлкәннәр көне

2025 елның 3 октябре, җомга

Көзнең иң матур көннәренең берсендә дөнья буйлап Өлкәннәр көне билгеләнеп үтә. Хөрмәтле кешләребезгә ихтирам һәм игьтибар йөзеннән 3 октябрь көнне Балтач Үзәк китапханәсе өлкән яшьтәге китап укучылары өчен “Бар нур сездән бөркелә” исемле музыкаль тамаша тәкъдим итте.

Җыр, нәфис сүз, театраль тамаша һәм башка күптөрле кызык уеннар белән үрелеп барган чара кадерле китап укучыларыбыз күңелендә күп еллар матур хәтирә булып сакланып калыр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International