Өлкәннәр көнендә өйдә « өлкән буынга хөрмәт һәм мактау» дигән акция-котлау үткәрелде, балалар белән бергә мактаулы яшьтәге кешеләр, мәдәният ветераннары янына бардылар. Акциядә катнашучылардан мәдәният ветераннарына намуслы хезмәтләре, гаять зур тормыш тәҗрибәләре, игелекләре, зирәклекләре өчен җылы рәхмәт сүзләре яңгырады.
Өлкән буынга игътибар биреп, без балалар һәм яшүсмерләр өчен хөрмәт үрнәге күрсәтәбез. Һәрбер кеше өлкән яшьтә игътибарга мохтаҗ.