Балтач муниципаль районында Өлкәннәр көне уңаеннан, 1 октябрьдан 10 октябрьга кадәр изгелек һәм мәрхәмәт декадасы уздырыла. Декаданың күркәм традициясе - районыбызның төрле оешма-предприятиеләре үзләрендә намус белән хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне чәй табыннары артына чакырып очрашулар, бәйрәм концертлары оештыра.
Борнак авылы китапханәсендә дә лаеклы ялга чыккан авылдашларын, китап укучы өлкәннәрне - лаеклы буын вәкилләрен хөрмәтләделәр. Чәй табыны артында башланган кунакчыл очрашу күрше Арча районыннан килгән хезмәттәшләренең дуслык концерты белән дәвам итте.
Лаеклы ялда булсалар да, апаларыбыз әле бүген дә яшьләр белән бер сулышта. Безнең белән һәрвакыт теләп аралашалар, киңәшләрен бирәләр. Китапханәдәге очрашу да әнә шундый хезмәттәшлекнең матур өлгесе. Өлкәннәребезгә киләчәктә дә сәламәтлек, яхшы кәеф телибез! Һәрвакыт безнең мәрхәмәт һәм хөрмәтне тоеп, лаеклы хезмәт елларының әҗере - ихтирамлы булып яшәргә язсын аларга!-дип хәбәр итәләр безгә Борнак авылы китапханәсеннән.