Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында Балтач укучылары үз төбәкләренең белгечләре булдылар

2026 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

2026 ел – Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы уңаеннан, 17 сентябрь көнне “Балтач” ял паркында “Знатоки родного края” дигән исем астында Балтач районына багышланган квест-уен үткәрелде. Чарада катнашучылар – Балтач урта мәктәбенең 8-Г сыйныфы укучылары – туган төбәкнең төрле өлкәсенә багышланган  тукталышларда белем, тапкырлык, зирәклекләрен сынадылар. Укучылар төпле, дөрес җаваплар биреп, Балтач төбәге турында күп белүләрен расладылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International