Балтач балалар китапханәсендә яшь укучылар Абдулла Алишның туган көнен билгеләп үттеләр.

2026 елның 15 сентябре, сишәмбе

15 сентябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә,  Абдулла Алишның туган көне уңаеннан,  “Алиш әкиятләрен яратып тыңлыйбыз” дип аталган әдәби-уенлы иртә үтте. Чарага 2нче номерлы балалар бакчасының кечкенәләр һәм уртанчылар төркемнәрендә йөрүче сабыйлар килде. Катнашучыларга аңлаешлы итеп Абдулла Алишның  тормыш юлы, аның оста әкиятләр авторы булуы турында сөйләнде. Балалар Алиш әкиятләре буенча әзерләнгән уеннарда бик теләп катнаштылар. Чара азагында бергәләшеп “Бикбатыр белән Биккуркак”, “Чукмар белән Тукмар”  мультфильмнары (“Татармультфильм”, 2014 ел)  күрсәтелде

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International