Россия халыклары телләре көнендә 2 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Үзәк балалар китапханәсендә булдылар

2026 елның 8 сентябре, сишәмбе

Һәр халыкның үз әкиятләре. Барыбыз да сабый чактан ук халык  әкиятләре белән танышып үсәбез, кабат-кабат тыңлап, яттан диярлек өйрәнеп бетәбез. 8 сентябрь – Россия халыклары телләре  көне уңаеннан “Сказочный день” яки Россиядә яшәүче халыкларның  әкиятләрен уку игълан ителде. Шул уңайдан 2нче номерлы балалар бакчасының  зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче сабыйлар Балтач Үзәк балалар китапханәсенә  “Туган телем – матур телем!” дип аталган әкияти карусельгә килделәр. Чарада татар, рус халык әкиятләре һәм зурлар төркеменә йөрүче Давидның әнисе Лилия Гаврилова башкаруында “Мышь и воробей” удмурт халык әкиятләре  яңгырады. Кызыклы  уеннарда балалар үзләрен әкиятләрне күп белүчеләр итеп таныттылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International