Мәктәп бусагасыннан Белемгә юл: «Балтач» паркында белем көненә багышланган библиомикс узды.

2026 елның 1 сентябре, сишәмбе

1 сентябрь – Белем көне. Кеше гомерендә дистәләгән тапкыр кабатлана торган иң матур бәйрәмнәрнең берсе ул. Бу  көн тагын да истәлекле булып калсын дигән максат белән, Балтач Үзәк балалар китапханәсене хезмәткәрләре “Балтач” ял паркында яшь буынны бәйрәм белән тәбрикләп, “От школьного порога – к знаниям дорога”дип аталган библиоmix тәкъдим иттеләр.  Китап сөючеләр мәктәп тормышыннан кызыклы вакыйгаларны бәян иткән китаплар белән таныштылар. Төрле өстәл уеннары катнашучыларның хәтерен, игътибарын, белемен сынады. Һәркемгә матур теләкләр язылган китап кыстыргычлары бүләк ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International