6 июнь – Россиядә Пушкин көне, шулай ук рус теле көне буларак та билгеле. Бу бәйрәм бөек рус шагыйре, прозаигы һәм драматургы Александр Пушкинның туган көненә багышлана, ул хәзерге рус әдәби теленә нигез салучы булып санала. 5 июнь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә үткән “Путешествие по сказкам А.С.Пушкина” әдәби уены һәркем кечкенәдән яратып укыган әкиятләр дөньясына чакырды. Чараның кунаклары – Балтач гимназиясенең “Крепыш” җәйге ял лагерына йөрүче балалар – Пушкин әкиятәренең геройлары, алар әйткән сүзләр, әкиятләрдә очраучы предметлар буенча төзелгән викторина сорауларына җавап эзләделәр. Чараның икенче өлешендә алар 1951 елда төшерелгән “Сказка о мёртвой царевне” мультфильмын бергәләшеп карадылар.