Төрле уеннарда һөнәр ияләре булып уйнап һәм эшләп карап, балалар һөнәрләр белән якыннан таныша алалар. 2 июнь көнне Балтач гимназиясенең “Крепыш” җәйге ял лагерына йөрүче укучылар Балтач Үзәк балалар китапханәсендә узган “Һөнәрләр иле” профориентация сәгатендә катнаштылар. Алар пешекче, тегүче, артист, табиб һөнәрләре белән танышып кына калмадылар, үзләре дә әлеге һөнәр ияләре булып эшләп карадылар.