Буыннар йөрәгендә Муса Җәлилнең сүнмәс батырлык уты

2026 елның 17 феврале, сишәмбе

Батыр үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып,
Исмең калсын, үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык...

Батырлык, туган илгә мәхәббәт, халыкчанлык, гаилә кыйммәтләре, горурлык, - әлеге юллар татар халкының каһарман улы, герой шагыйребезнең шигъри юлларында сүнмәс ут булып яна. 16 февраль көнне Балтач Үзәк зурлар китапханәсендә Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан “Батыр үлә, үлмәс ат алып” дип исемләнгән әдәби салон үтте.

Һәр тарихи тукталыш шагыйрьнең куркусыз тормышыннан алынган тарихи мизгелләр белән үрелеп барды. Герой шагыйрьнең ялкынлы шигырьләре укылды, Җәлилчеләрнең батырлыкларына данланды. Бу күренешләр әдәби салонда булган һәркемнең дә күңелендә онытылмас хатирә булып сакланыр һәм ватанпәрвәр милләтәшебез, тарихи шәхеснең тормышын буыннар чылбырында сүнмәс ялкын итеп сакларга ярдәм итәр дип ышанып калабыз. Әлеге чарада катнашкан Балтач мәктәбенең барлык 8 нче сыйныф укучыларына олы рәхмәтебезне җиткерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International