Җыенны үткәрү турында мәгълүмат
Бу елның 05 февралендә Сосна авыл җирлеге территориясендә халык җыены үткәрелде.
Барлыгы 126 кеше катнашты:
1. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы башлыгы Нотфуллин Р.Р., авыл жирлеге башлыгы Габдрахманов Ф.С., ООО “Сосна” җитәкчесе Ситдиков Ф.Г., Балтач эчке эшләр бүлеге полициясенең участок вәкиле Н.Н.Файзрахманов, балалар бакчасы мөдире Хасанова А.Ф., мәктәп директоры Абдрахманов И.Г., китапханә мөдире, клуб мөдире, ветераннар Советы Рәисе, хатын-кызлар советы рәисе, мәчет имамы һәм җирлек активы.
Утырышның көн тәртибенә түбәндәге сораулар кертелде:
1. Сосна авыл җирлеге башлыгының 2025 елдагы эш нәтиҗәләре, һәм 2026 елга бурычлар турында хисабы.
2. ООО “Сосна” җәмгыятенең 2025 еллык эш нәтиҗәләре турында хисап.
3. Татарстан Республикасы Балтач районының 2025 елгы эш нәтиҗәләре турында мәгълүмат.
4. Йомгаклау буенча фикер алышу һәм башка сораулар.
Чыгыш ясадылар:
1. Авыл җирлеге башлыгы - Габдрахманов Фанил Салимович
2. ООО “Сосна” җитәкчесе – Ситдиков Фирдаус Габдуллович
3. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы башлыгы – Нотфуллин Рамиль Рашитович