Социаль хезмәткәрләр бәйрәме — игелек, шәфкать һәм ярдәмгә мохтаҗларның язмышында зур роль уйнаучы кешеләргә карата тирән ихтирам билгесе. Әлеге һөнәрне сайлаучылар социаль яклау системасының йөрәген тәшкил итүче фидакарь затлар. Аларның эше еш кына күзгә күренми, ләкин аның әһәмияте искиткеч зур. Социаль хезмәткәрнең вазифасы беренче карашка гади генә тоелырга мөмкин: өлкән яшьтәге кешеләргә өйдә булышу, азык-төлек китерү, дарулар белән тәэмин итү, коммуналь түләүләрне башкаруда ярдәм күрсәтү. Ләкин чынбарлыкта әлеге хезмәт – бик катлаулы һәм гаять җаваплы миссия. Бу өлкәдә эшләүчеләр үзләренең вакытларын, көч-куәтен һәм күңел җылысын биреп, олы буын вәкилләре турында кайгырталар.
Өлкән буынга ярдәм итү – ул бары тик изге гамәл генә түгел, ә җәмгыятебезнең әхлакый саулыгының төп күрсәткече.
Игътибарсызлык аркасында ялгыз калган өлкәннәрнең проблемаларын хәл итү – дәүләтнең дә, һәрберебезнең дә бурычы. Ә инде профессиональ ярдәм күрсәтүче социаль хезмәткәрләргә килгәндә, алар – бу игелекле эшнең осталары. Социаль хезмәткәрләр түзем, сабыр, психолог та, юрист та, медицина хезмәткәре дә була белергә тиеш.
Курмала авылында туып, бүгенге көндә гаиләсе белән Балтач бистәсендә яшәүче Гөлшат Тәлгать кызы Абдуллина социаль тармакта 2005 елдан башлап, 21нче елын шәфкать туташы булып эшли. Гөлшат ханымның карамагында 12 ялгыз яшәүче өлкән райондашыбыз исәпләнә. «Аларның һәрберсенә күңел җылысын да, ярдәмемне дә тигез бүләргә тырышам, бөтенесенең картлык көннәре матур узуын телим,» – ди ул.