Бүген китапханәбездә-Ш.К.Еникеев исемендәге начар һәм бөтенләй күрмәүчеләренең махсус китапханәсеннән кунаклар булды. Әлеге очрашуның максаты: 2019 елда Балтач Үзәк китапханәсе каршында “Караш” районыбызның начар һәм бөтенләй күрмәүчеләре өчен төзелгән клуб эшчәнлеге белән танышу иде. Чараның беренче өлешендә туган ягыбызга багышланган “Балтач – тарихлы төбәк, Балтач – данлыклы төбәк” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә тәкъдим ителде.
Ә икенче өлешендә эшлекле мәсьәләләр буенча түгәрәк өстәл үткәрелде. Әлеге очрашу барышында алда эшләнәсе эшләргә планнар төзелде, районыбыз начар һәм бөтенләй күрмәүчеләре өчен уңайлыклар, килеп туган проблемалар буенча сораулар хәл ителде.