Габдулла Тукайның берсеннән-берсе кызыклы, мавыктыргыч әкиятләрен сабый чактан яратып тыңлыйбыз, йотлыгып укыйбыз, хәтта яттан да сөйлибез. Әле кечкенә генә булсалар да, 2нче номерлы балалар бакчасының уртанчылар төркеменә йөрүче сабыйлар да шагыйрьнең әкиятләрен бик яхшы беләләр. 15 гыйнвар көнне алар Балтач Үзәк балалар китапханәсендә уздырылган “Тукайлы балачак“ тематик иртәсендә катнаштылар. Балалар пар атка җигелгән “тарантаска” утырып, Тукай әкиятләре буенча сәфәр ясадылар, тукталышларда Кучер, Шүрәле биргән биремнәрне үтәделәр, үзләре дә шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр.