Әби-бабайлар – оныклар... Бу ике буын арасы бик ерак та, чөнки араларында берничә дистә ел ята. Әмма бу ике буын бик якын да, бер-берләренә карата ихлас ярату, наз булган, хәтта ки мөкиббән китүле мөнәсәбәт алар арасында.
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан 7 октябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Книговорот” дип аталган китап ярминкәсе үтте. Әлеге чара Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Балтач муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге белән берлектә, үсеп килүче буынны китапка якынайту, гаилә кыйммәтләрен саклау, буыннар элемтәсен ныгыту, өлкән буынга хөрмәт булдыру кебек максатлар белән уздырылды. Шигъри тәлгәшләр, матур теләкләр, күңелле уеннар, кызыклы мәзәкләр белән үрелеп барган бәйрәмдә катнашучылар үзләренең яраткан китаплары белән таныштырып, аларны башкаларга укырга тәкъдим иттеләр. Бәйрәм азагында иң актив, иң креатив, иң эрудицияле өлкәннәр билгеләнде.