Баш мие эшчәнлеген активлаштыру дәресе

2025 елның 7 октябре, сишәмбе

Баш миен күнектерү-өлкән яшьтәге гражданнар өчен яшьлек эликсиры. Фикерләү үткенлеге озак еллар саклансын һәм артсын өчен — «акыл өчен азык»бирергә кирәк. Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Роза Галимова социаль хезмәт алучылар өчен баш миен активлаштыру дәресе үткәрде. Дәрестә катнашучыларга «Шульте таблицасы», «корректур проба», «Нейрография һәм нейро күнегүләр»күнегүләре тәкъдим ителде. Дәрес азагында психолог мандаллар кулланып, «табигать авазлары» тынычландыра торган көйгә арт терапия үткәрде. Һәр күнегү зур кызыксыну һәм шәхси нәтиҗәләрне камилләштерү теләге уятты. Чарада катнашучыларга әлеге күнегүләрне көненә 10-20 минут дәвамында, интеллектны һәм фикерләүне саклап калу, шулай ук хәтерне яхшырту өчен башкарырга киңәш ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International