Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Өлкәннәр декадасы уңаеннан чаралар дәвам итә. 6 октябрь көнне узган “Вместо красивых слов – сделано с любовью” мастер-классы да әлеге матур бәйрәм уңаеннан оештырылды. Балтач урта мәктәбенең 10- В сыйныфы укучылары татлы сувенир - шоколад конфетлы розалар букеты ясадылар. Розалар йөрәк формасында аслыкка беркетелде. Ә йөрәкләр инде, билгеле, әби-бабайларны яратуны аңлатып тора.