Балтач муниципаль районында Өлкәннәр декадасы кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарга аерым игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтелә. Балтач районында ел саен Татарстан Республикасының картлар йортларында яшәүче ветераннарны котлыйлар. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, ветераннар советы рәисе Радик Михайлов Саба картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар янына бардылар. Аларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар һәм азык-төлек пакеты тапшырдылар. Күрсәтелгән игътибар һәм хөрмәт өчен өлкәннәр рәхмәт белдерделәр.