ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2017 ел
дүшәмбе

   2017 нче елның 15 маенда районда Халыкара гаилә көне уңаеннан оештырылган чара узды. Әлеге чарага 50, 55, 60 ел гомерләрен бергә-бергә иңгә иң терәп яшәгән өлкән парлар чакырулы иде.

Халыкара гаилә көне алдыннан “Наз” үзәге социаль педагоглары Гөлшат Салахова белән Наталья Закирова Балтач бистәсенең 2 нче номерлы балалар бакчасында “Гаилә бик мөһим” дип исемләнгән шөгыль уздырдылар. 

Районыбыз китапханәләре даими рәвештә яңа китаплар белән тулыланып торыла.Март-апрель айларында Балтач үзәк балалар китапханәсе мәктәпкәчә яшьтәге балалар, һәр яшьтәге мәктәп баласы, аларның әти-әниләре яратып укырлык, укытучылар, бакча тәрбиячеләре эшләрендә кулланырлык татар һәм рус телләрендә нәшер ителгән күп исемдәге матур әдәбият белән баетылды.

Хөрмәтле балалар, әти-әниләр! Төрле илләрдә һәм эпохаларда яшисегез, бүгенге яшьтәшләрегез тормышы беләнкызыксынасыгыз, киләчәккә планнар корып, хыял диңгезендә йөзәсегез килсә, безнең китапханәгә рәхим итегез. Яңа китаплар сезне көтә

 

14 нче май конне Мамадыш шэхэре "Олимп" спорт сараенда, 2009 нчы елгы хэм аннан яшьрэк балалар арасында Мотыйгуллин Р.М призларына шахмат турниры уткэрелде.Элеге ярышларда безнен районыбызнын нэни шахматчылары да катнашты.Закирова Дилэ, Корбанова Зифа, Хабибуллин Нияз хэм Хайруллин Амирхан.Алар 7 уен уйнап матур нэтижэлэргэ ирештелэр э Хайруллин Амирхан 3 нче урынны яулады.Хэрбер катнашучыга спонсорнын логотипы тошкэн бейсболка хэм шарфлар булэк ителде.Яшь шахматчыларыбызга алдагы ярышларда унышлар телэп калабыз!!

"Алга" күмәк хуҗалыгы базасында авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре җитәкчеләре һәм баш зоотехниклары катнашында семинар үткәрелде.

Соңыннан мәдәният йортында терлекчелек буенча 4 айлык нәтиҗәләр хакында җитди сөйләшү булды. Киңәшмәне район башлыгы Рамил Нотфуллин алып барды.

Семинар хакында "Хезмәт" газетасының алдагы санында укый алачаксыз. Ә хәзер сезнең игътибарга фоторепортаж тәкъдим итәбез

Әлеге минутларда "Балтач" спорткомплексында Балтач, Саба, Әтнә, Кукмара, Арча медицина хезмәткәрләре җиңел атлетика, бадминтон, өстәл теннисы, шахмат, волейбол ярышларында көч сынаша.

Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре кырларында кызу эш бара.

 
Рәкыйп НӘҖИПОВ – “Кама” хуҗалыгы рәисе:
– Кыр эшләренең барышы күңелгә бер дә охшамый һәм бу бездән генә тормый. Юкса, хәзерлек тә әйбәт иде, орлыклар, ашламалар, ягулык-майлау материаллары, запас частьлар белән дә проблема юк, егетләр дә бик тырыша. Әмма язның бик тә үзенчәлекле килүе бөтенесен юкка чыгара шул. Бездә, мәсәлән, инде чәчүнең 60-70 проценты төгәлләнде. Башка елларда бу чиккә җиткәндә алда чәчелгән басулар инде ямь-яшел булып тишелә иде. Ә быел әле орлыкларда үзгәреш юк. Көзге уҗымнар да ныгып китә алмый, үзебездән торганын эшләдек, тукландырдык та инде. Көннәр җылынып, уңайланып китмәсә, аларны бозып чәчәргә туры килмәгәе дип куркабыз. Әле кереп булмый торган басулар бар. Туңга сөрелгән 150 гектар җирдә су тынып утыра. Ашыгабыз дип кенә җирне дә бозып булмый, гомумән, быел җирләр без теләгәнчә өлгермәде, кайбер участокларны икешәр кат тырмалап та карыйбыз, әмма сыйфаты барыбер күңелгә охшап калмый. Рәхмәт, кырдагы механизаторларыбыз барысын да аңлап, кабат-кабат эшләргә кушылганда да авырсынмыйча, тырышып эшли. Ахыры хәерле булсын дияргә генә кала.

Балтачта тәүлегенә  200 тонна сөт җитештерә башладылар.

Узган елныӊ җәендә  тәүлеккә 200 тоннадан артык сөт савылып, ул районыбыз тарихына матур сәхифә булып язылды. Бу югары күрсәткечне терлекчеләребез быел Җиӊү көнендә кабат яӊарттылар.

 

Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары тәүлегенә 200 тонна сөт җитештерделәр.   Күмәк хуҗалыкларныӊ көндәлек җитештергән сөтләре 198 тонна, аныӊ 187 тоннасы сатыла. Бу узган елныӊ шушы чоры белән чагыштырганда 11 тоннадан артык

Күптән түгел Балтачның 5нче номерлы "Сөенеч" балалар бакчасының Уралия Зәкиулла кызы Йосыпова җитәкчелегендәге театраль түгәрәге бөек шагыйребез Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнеп куелган театральләштерелгән тамаша тәкъдим итеп, Әлмәт шәһәрендә үткән театрлар конкурсында II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. 

"Сөенеч" балалар бакчасы коллективын һәм сәнгать җитәкчеләрен зур уңышлары белән тәбриклибез. Яңадан-яңа иҗади үрләр яулавын теләп калабыз.

Иске Көшкәтлеләр быел яңа клублы булачак. Биредә республика программасы буенча төзелеш эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә күзгә күренерлек матур бина калкып чыкты. Тышкы эшләре тәмалану алдында, эчке өлештә бүлмәләр бүлү башкарыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International