ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2017 ел
дүшәмбе

Бүгенге көндә районыбыз җирлегендә күп санлы төзелеш эшләре бара. Шулар белән таныштырып баруыбызны дәвам итәбез. Мәсәлән, Норма җирлегендә Норма авылында, олы юл буенда мәдәният йортында капиталь ремонт, авыл җирлеге идарәсе өчен яңа бина салу, Чапшар авылында күп функцияле үзәк төзү һәм Кариледәге күп катлы бер йортта капиталь ремонт эшләре бара.

Агымдагы 2017 елның "Экология һәм җәмәгать киңлекләре елы" дип игълан ителүе барчабызга да мәгълүм. Бу уңайдан, республика күләмендә күп кенә районнарда район үзәкләрен заман таләпләренә туры килерлек итеп үзгәртеп кору һәм парклар, скверлар булдыру максатларыннан, төзелеш һәм реконструкцияләү эшләре башланып китте. Әлеге республика программасына безнең районыбыз да кертелде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International