ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә агымдагы елның 13-15 октябрь көннәрендә дөньякүләм татар теленнән белем тикшерү «Татарча диктант» акциясе узачак. Акциянең максаты – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибар җәлеп итү, дөнья буйлап таралып яшәгән татарларны берләштерү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм татар теленә карата мәхәббәт уяту.


9
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Нөнәнгәр җирлеге пенсионерларын бәйрәм белән котладылар

Балтач районының Чепья авылында өлкәннәрне олы яшьтәгеләр көне белән котладылар. Пенсионерлар өчен чәй эчү һәм музыкаль котлау оештырдылар

Өлкәннәр декадасы кысаларында Пыжмара җирлегендә  социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр.

«Экосистема» Бөтенроссия экологик иҗтимагый хәрәкәте Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы ярдәме белән «БумБатл»макулатурасын җыю буенча масштаблы бөтенроссия акциясен үткәрә. 

Яңа хезмәт атнасының эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе күңелле мизгелләрдән башланып китте. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин Казан шәһәренең "Патриот" үзәгендә җәмәгать тәртибен саклаучы "Форпост" яшьләр оешмалары арасында узган XXIII республика спартакиадасыннан икенче дәрәҗәле урын яулап кайткан районыбыз "Форпост"чыларын җиңүләре белән тәбрикләде. Команда да барысы да Балтач мәктәбендә белем алучы яшүсмерләр.

2023 елның 06 октябрь көнендә Балтач районы Пыҗмара төп белем бирү мәктәбендә район хатын-кызлар оешмасы тарафыннан укучылар белән яшүсмерләр арасында әдәп-әхлак һәм гаилә тормышына әзерлек, хатын-кыз сәләмәтлеге турында эчтәлекле очрашу уздырылды.

Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International