ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

Балтачның «Наз» үзәгендә социаль хезмәт алучыларны инвалидлар декадасы кысаларында инвалидлар көне белән котлау традициягә әверелде. Бу көннәрдә социаль хезмәткәрләр аларны котладылар, бүләкләр тапшырдылар һәм бәйрәм чәй  табыны оештырдылар.

Смәел авылында яшәүче балачактан инвалид Рәис абый Галимҗановның торак йортын газлаштыру, су кертү һәм канализация эшләре тәмамланды. Бүген без аны 65 яшьлек юбилее белән дә котладык. Документлар тутыруда, котельный төзүдә, җылылык һәм газ үткәрүдә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт белдерәбез! 

Инвалидлар декадасы кысаларында "Наз" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлегенә Карадуган авылы үзэшчәннәре концерт программасы белән кунакка килде.

4 декабрьдә Салавыч авылы балалар бакчасында районыбызның күренекле шәхесе, шагыйрә, спорт мастеры, шашка буенча Дөнья чемпионы Чулпан Габделганиева белән бик җылы очрашу булган.

Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән


5
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү (Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Ду сайтының "оператив мәгълүмат" бүлегенә актив интернет-сылтама мәҗбүри!)


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International