Балтач районында балачактан инвалид булган Рәис Галимҗановка ярдәм оештырдылар

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

Смәел авылында яшәүче балачактан инвалид Рәис абый Галимҗановның торак йортын газлаштыру, су кертү һәм канализация эшләре тәмамланды. Бүген без аны 65 яшьлек юбилее белән дә котладык. Документлар тутыруда, котельный төзүдә, җылылык һәм газ үткәрүдә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт белдерәбез! Якын көннәрдә Рәис абыйга тиешле социаль ярдәм чаралары билгеләнәчәк, шул исәптән газлаштыру өчен бер тапкыр акча түләнәчәк.

Хөрмәтле райондашлар! Теге яки бу сәбәп белән авыр хәлдә калып ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләр белән очрашасыз икән, безгә хәбәр итегез. Бер-беребезгә ихтирамлы, мәрхәмәтле булыйк,- дип хәбәр итә Балтач районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International