Социаль реабилитация бүлегендә инвалидлар өчен концерт уздырдылар

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында "Наз" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлегенә Карадуган авылы үзэшчәннәре концерт программасы белән кунакка килде.
Артистларыбыз бик үзенчәлекле программа белән килгән иде: шигырьләр укылды, моңлы җырлар жырланды, гармунда халык көйләрен бик матур башкардылар. Тернәкләнү узучы инвалидларга кунакларыбызның чыгышлары бик ошады, үзләре дә шуларга кушылып җырлап утырдылар, күңел ачтылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International