ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2019 ел
җомга

ТАССРның 100 еллыгына багышланган максаттан 2019 нче елның 22 мартында “Әйдәгез, тату яшибез!” дип исемләнгән чара узды.

2019 елның 20 мартында Балтач муниципаль районының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе тарафыннан язгы ташу вакытында су басу зонасына эләккән кешеләрнең яшәү урыннары буенча рейдлар үткәрелде. 

Балтач район башкарма комитетына җитәкче урынбасары ярдәмчесе кирәк. Дәгъвачыга таләпләр: югары яки урта һөнәри белем булу.

2019 елның 21 мартында, «Язгы изге эшләр атналыгы” акциясе кысаларында, "Наз" Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенен социаль педагогы Наталья Закирова «Волонтер» үзәге активистлары белән берлектә “Кошлар өчен кунак йорты” дип исемләнгән акция үткәрделәр.


21
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан “Минем шәҗәрәм” республика генеалогик тикшеренүләр конкурсы игълан ителде. Ул 2019 елның 20 мартында башланып китте.

Начар метеорологик күренешләр: 
21 март кичендә, 2019 елның 22 мартында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.

2019 елның 19-21 мартында Яр Чаллы шәһәрендә егетләр һәм кызлар арасында ЗМС И. С. Утробин призларына чаңгы ярышлары буенча ачык республика ярышлары узды.

21 март көнне 9.00 сәгатьтә ТР Балтач РИКның кече утырышлар залында санитар-экологик икеайлык үткәрүгә әзерлек буенча киңәшмә узды. Балтач муниципаль районында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгыннан министр урынбасары – әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Ф. Ф. Шакиров катнашты.


20
март, 2019 ел
чәршәмбе

2019 нчы елның 20 нче мартында Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең дәүләт автоном учреждениесенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә шәфкать туташы Чернова Лидия Павел кызы тернәкләнүчеләр белән “Грипп, аннан ничек сакланырга? дип исемләнгән кисәтү әңгәмәсе уздырды. Әңгәмәдә катнашучылар гриппның беренче билгеләре, вирусның төзелеше, таралу юллары белән таныштылар. Шулай ук тернәкләнүчеләргә  вируслы инфекциядән сакланыр өчен алдан профилактик чаралар күрергә киңәшләр бирелде.

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы су саклау законнарын үтәү буенча тикшерү үткәрде.
Лаеш муниципаль районы Нармонка авыл җирлеге җирле үзидарә органы тарафыннан ташландык суларны агызу тиешенчә оештырылмавы ачыкланды, ул чистарту станциясенә хезмәт күрсәтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International