ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2019 ел
дүшәмбе

РФ һәм ТР атказанган урманчысы Н.М. Миңнеханов истәлегенә багышлап, 23 март көнне Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында шахмат буенча шәхси беренчелек үтте.
 

23 март көнне "Балтач " спорт комплексында 2005 елгы һәм аннан яшьрәк укучылар арасында баскетбол буенча район беренчелеге булып узды . Беренчелектә 6 мәктәптән егетләр һәм кызлар катнашты.(Балтач урта мәктәбе, Куныр урта мәктәбе, Норма урта мәктәбе, Карадуган гимназиясе, Сосна төп гомуми белем бирү мәктәбе, О. Н.Исаев исемендәге Урта Көшкәт мәктәбе ).

Начар метеорологик күренешләр: 
24 март кичендә, 2019 елның 25 мартында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән урыннар көтелә:
- төнлә һәм иртән томан һәм бозлавык;
- иртән һәм көндез кар, юеш кар һәм яңгыр кебек көчле явым-төшемнәр; күз күреме начараю белән буран; төньяк-көнбатыштан көчле җил, көчәйгәндә 18 м/с кадәр;
- юлларда бозлавык, кар көртләре.


24
март, 2019 ел
якшәмбе

   Кариле авылында яшәүче Нигаматҗанова Әминә Сәләхетдин кызына  24 март көнне 95 яшь тулды.


23
март, 2019 ел
шимбә

БАЛТАЧ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫНЫҢ МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ ХӘБӘР ИТӘ

22 март кичендә, 2019 елның 23 мартында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.


22
март, 2019 ел
җомга

21 март көнне Балтач үзәк зурлар китапханәсенең уку залында комсомолның 100 еллыгы уңаеннан “Син – комсомол, яшьлек хатирәм” дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде. Очрашуга килгән районыбызның комсомол ветераннары үзләренең данлы яшьлек елларын искә төшерделәр. Ленура Сафинаның яңа дөнья күргән “Балтачның балкышлы яшьлеге” исемле китабы турында фикер алыштылар.

2019 елның 20 мартында МБУ «Хыял " яшьләр үзәге Балтач муниципаль районы урта мәктәбе һәм төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары арасында «Сәламәт яшьләр – көчле Россия» КВН уенын үткәрде.

20 нче март көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Балтач гимназиясенең 2 в сыйныфы укучылары катнашында Бөтендөнья урманнар көне уңаеннан “Урман-табигать күрке” дип аталган экологик уен узды. Бу чарада укучылар урманнар турында мәгълүмат тыңладылар, “Дуслашыйк урман белән” дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштылар, уеннарда катнаштылар, чара ахырында урман турында яхшы эчтәлекле видеофильм карадылар.

2019 елның 21 мартында Балтач районының «Яңа тормыш» ҖЧҖ базасында күрсәтмә техник карау һәм киңәшмә уздырылды .Техник карауга инспекция башлыклары - Киров өлкәсенең Малмыж, Нократ Аланы районнарының, Марий Эл Республикасының Параньга, Мари-Турек районының баш дәүләт инженер-инспекторлары һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча, Әтнә, Кукмара, Мамадыш, Теләче,Саба районнарының территориаль бүлекләре башлыклары чакырылган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International