8 февраль көнне Карадуган авылы мәдәният йортында гражданнар жыены булды. Анда Карадуган авыл җирлеге башлыгы Ш.В.Низамиев, Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Ф.Гайнетдинов, Арбаш, Карадуган, Тау Зары авыллары халкы катнашты.
9 февраль көнне балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, Карадуган хоккей мәйданчыгында , 2001-2003 нче елгы яшүсмер егетләр арасында “Себер тракты- Муса Җәлил” музее призына хоккей ярышы уздырды.
9 февраль көнне Кукмара район мәдәният йортында «Многозвучный Татарстан» дип исемләнгән традицион музыка уен коралларында башкаручыларның республика фестиваль-конкурсы узды (2019).
Балтач районы үзәк хастаханәсендә 2018 елгы эш нәтиҗәләре буенча медсовет утырышы булды.
2019 елның 8нче февраль көнне Салавыч мәдәният йортында гражданнар җыелышы узды.
7 февраль көнне Яңгул авыл мәдәният йорты драма коллективы районкүләм "Хикмәтле дә, серле дә театр" дип исемләнгән бәйгедә катнашып, Р. Сәгъдиевнең "Алсу томаннар"әсәрен сәхнәләштерде.
2019 елның 11 февралендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.
2019 елның 9 февралендә шәһәр тибындагы Балтач поселыгының ат чабышлары территориясендә “Россия чаңгы юлы-2019” Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары кысаларында «Татарстан чаңгы юлы-2019» массакүләм чаңгы ярышлары узды.
8 февраль көнне Арбор авылында Чепья авыл җирлеге гражданнарының җыены булып узды. Җыенда Балтач районы башлыгы Нотфуллин Р. Р. , Чепья авыл җирлеге башлыгы Нотфуллин А. Г., "Арбор" ҖЧҖ директоры Баязитов Х. С. участковый Файзрахманов Э. Ф., Арбор авылында яшәүчеләр катнашты.
10 февраль көнне А.С. Пушкинны искә алу көне. Шул уңайдан 8 сыйныф укучылары өчен Чепья авыл китапханәсендә бөек рус шагыйре Александр Пушкинга багышланган «Великий поэт великой России» дип исемләнгән әдәби кичә үтте.