2019 елның 29 апрелендә хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре буенча телефон «кайнар линия» се ачылачак.
2019 елның 09 апрель көнне Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны әш белән тәэмин итү һәм социальяклау министрлыгының Балтач муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Фариз кызы Гатиятуллина картлар йортларына багышланган “Таяну ноктасы” тапшыруын төшерүдә катнашты.
Язгы-җәйге чор башлану белән балалар, велосипед, самокатлар һәм башка ике көпчәкле хәрәкәт чаралары катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны кискен арта.
10 нчы апрель көнне "Факел" яшүсмерләр клубында шашка буенча балалар арасында турнир үтте.Турнирда районыбызның һәрбер теләгән баласы катнаша алды. Һәрбер катнашучының җиңүгә омтылышы сизелеп торды. Җиңүчеләр медаль һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.
Агымдагы елның 9 апрелендә Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләренең укуы булып узды, анда 42 социаль һәм 1 медицина хезмәткәре катнашты.
10 апрельдә Балтач үзәк балалар китапханәсендә космонавтика көне уңаеннан “Галәмгә юл” дип аталган танып белү сәгате булды. Бу чарада Балтач гимназиясенең 5И, 5б, 6б сыйныфлары катнашты. Алар бу чарада космоска багышланган китап күргәзмәсе белән таныштылар, космонавтика турында мәгълүмат тыңладылар, уеннарда катнаштылар, ә ахырдан шушы тема буенча видеофильм карадылар.
2019 елның 11 апреленә
2019 елның 10 апрель 18 сәгатьтән 11 апрель 18 сәгатькә кадәр
2019 елның 10 апрелендә Балтач урта мәктәбенең "Хыял" яшьләр үзәге 2Б сыйныф укучылары өчен армрестлинг буенча Россия халыкара класслы спорт мастеры Зыятдинова Әлфия Рәшит кызы белән "Сәламәтлек безнең кулларда" дип исемләнгән очрашу үткәрде.
2010 елның 9 апрелендә 12.45 сәгатьтә "Балтач" Форпост " үзәге директоры Ф. Ш. Гыйлемҗанов физик культура укытучысы И. Л. Төхфәтуллин истәлегенә, Балтач муниципаль районының Норма авылындагы 2 нче агросәнәгать һөнәри көллияте «Форпост» хезмәткәрләре белән пневматик винтовкадан һәм ОФПдан ату буенча спорт ярышы үткәрде.
Татарстанда өмәләр 1 апрельдә старт алды. «Бердәм Россия» нең җирле бүлекләрендә район халкының мөрәҗәгатьләрен анализладылар һәм чистарту-җыю өчен участок сайладылар.