2019 елның 10 апрелендә Балтач урта мәктәбенең "Хыял" яшьләр үзәге 2Б сыйныф укучылары өчен армрестлинг буенча Россия халыкара класслы спорт мастеры Зыятдинова Әлфия Рәшит кызы белән "Сәламәтлек безнең кулларда" дип исемләнгән очрашу үткәрде.Ул үзенең уңышлары , бүләкләре турында сөйләде һәм балаларга медальләр һәм кубоклар белән якыннан танышу мөмкинлеге бирде. Экранда Әлфия Рәшит кызының ярышлар вакытында булган урыннары белән фотографияләре күрсәтелде. Шул ук вакытта әңгәмә барышында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган Сәламәт яшәү рәвеше буенча викторина үткәрелде.