ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2020 ел
җомга

РТРС генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2020 елга пландагы ремонт эшләре графигы нигезендә, Шәмәрдән т. п.радиотеатрында 2020 елның 20 гыйнварында 2.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр, аналоглар («ТНВ» ТРК АҖ) һәм цифрлы телевидение һәм радиотапшырулар программаларын тапшыруны туктатып торып, планлы ремонт-профилактика эшләре башкарылачак.
 

14 гыйнвар көнне Югары Субаш авылында “Исәнме, Иске Яңа ел” дигән бәйрәм  үткәрелде. Бәйрәм кызыклы уеннар, музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Килгән халык кайнар чәй, милли ризыклар белән сыйланды. Бәйрәмдә 62 кеше катнашты.

11 гыйнвар көнне Субаш мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Студент тормышы” дигән кичә үткәрелде. Кичәгә мәктәп укучылары һәм һөнәри белем бирә торган уку йортларында укучы студент яшьләребез чакырылган иде. Беренче өлешендә студентлар уку йортлары турында сөйләделәр, укучыларның сорауларына җавап бирделәр. Икенче өлешендә командалар арасында “Брейн- ринг” ярышы үткәрелде. Кичәдә 38 кеше катнашты.

13 гыйнвар көнне Карадуган мәдәният йортында Иске Яңа елга багышланган "Яңа ел килә" дип исемләнгән күңел ачу кичәсе үткәрелде. Бәйрәмгә килгән барлык кеше төрле мавыктыргыч уеннарда, бәйгеләрдә бик теләп катнашты. Бәйрәм кичәсе дискотека белән дәвам итте. Чарада катнашкан бер кеше дә бүләксез калмады.

13 гыйнвар көнне Иске Яңа ел бәйрәме уңаеннан Әтнә авыл клубында «Яңа бәхетләр белән» дип исемләнгән чара  булып узды. Бәйрәм кичесендә 38 кеше катнашты. Куңелле  уеннар, конкурслар үткәрелде. Татар халык уеннары белән үрелеп барган  әлеге чара  авылдашларның күңеленә  хуш килде. Чарада катнашучылар татар халык, мари  халык биюләрен  һәм  80нче еллар җырларына бик яратып  биеделәр. Кичә  яшьләр  белән  заманча музыкаларга  дискотека  оештырып тәмамланды.

Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән бозлавык, юлларда көчле бозлавык, төнлә һәм иртән томан көтелә.

13 гыйнварда Сизнер авыл клубында Иске Яңа ел кичәсе үткәрелде. Чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар, дәртле музыка астына биеделәр. Кичә күтәренке, бәйрәм рухында үтте.

2020 елның 15 гыйнварында МБУ «Хыял» яшьләр үзәге «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Балтач бүлекчәсе активистлары, ТНВ-ТЯГ РОД активистлары, Балтач гимназиясе укучылары белән берлектә «Без терроризмга һәм экстремизмга каршы» акциясе үткәрде. Әлеге акция Балтач үзәк урамында буклетлар таратудан гыйбарәт иде.

Бүген, 2020 елның 17 гыйнварында, районның җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ногаев Камил Әсгать улы гражданнарны шәхси кабул итте.

Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән балтачлыларның сораулары төрле өлкәләргә кагылган булды. Кергән барлык мөрәҗәгатьләр дә теркәлде һәм каралды, кайберләренә аңлатмалар әңгәмә барышында ук бирелде, калганнары контрольгә алынды.

2020 елның 16 гыйнварында 13.00 сәгатьтә  Балтач «Форпост» үзәге муниципаль бюджет учреждениесе район Советының кече утырышлар залында 2019 еллык йомгаклау утырышын уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International