Начар метеорологик күренешләр: 20 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә: юлларда көчле бозлавык, төнлә һәм иртән томан.
13 февраль көнне Алан авылы клубында башлангыч мәктәпнең 2-4 сыйныф укучылары өчен "Еллар аша дәшә Әфганстан" исемле очрашу уздырылды. Очрашуга әфганчы Галиев Гариф Зариф улы чакырылды. Ул укучыларга үзенең Әфганстанда хәрби бурычын үтәгән еллары турында бик эчтәлекле итеп сөйләде. Укучыларның күп кенә сорауларына җавап бирде.
15 февраль көнне «Балтач» универсал спорт залында 2002-2005 елгы, 2006-2008 елгы, 2009 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында «Хыял» яшьләр үзәге призына бадминтон ярышлары үтте.
2020 елның 14 февралендә 12.00 сәгатьтә Чепья урта гомуми белем бирү мәктәбендә Балтач муниципаль районының “Форпост” мәктәп отрядлары арасында Г.А. Сидоров истәлегенә һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган шәхси команда спорт ярышлары узды.
16 февраль көнне Чапшар авылында үзенең тальян моңнары белән Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Төркия сәхнәләрен яулаган, атаклы шофер-механизатор, оста столяр, атаклы балта остасы Гаязов Гәрәфетдин абыйга 85 яшь тулу истәлегенә багышланган зур бәйрәм чарасы узды.
2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бердәм кабул итү практикасы дәвам итә.
2020 елның 25 февралендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С. Х. Сабурская һәм Татарстан Республикасы Прокуроры вазыйфаларын башкаручы С. П. Старостин гражданнарны бергәләп кабул итә.
2020 елның 17 февралендә район җитәкчелеге капиталь ремонт объектлары буенча рейдлар үткәрде.
15-16 нчы февральда узган, күренекле музыкант, Совет һәм Россия скрипачысы, саксофонист, данлыклы дирижер С.Б.Сахар исемендәге «Созвездие» регионара бәйгесендә сәнгать мәктәбеннән 229 укучы һәм 14 укытучы Малмыж шәһәре сәхнәсендә кояш кебек балкыдылар. Искиткеч талантларыбызның бәйге чыгышларын танылган музыкантлар – үз эшләренең осталары бәяләде.
13 февраль көнне Урта Көшкәт авыл клубында китапханә белән берлектә Гашыйклар көненә багышланган «Назлы юллама» дип исемләнгән валентинкалар ясау буенча мастер - класс үткәрелде. Балаларның игътибарын шуңа юнәлттеләр: иң оригиналь булып һәрвакыт үз куллары белән эшләнелгән валентинка санала һәм соңгы вакытта алар бик популярлаша бара.
15 февраль көнне Таузар авылы клубында мәктәп белән берлектә оештырылган "Онытылмас мәктәп еллары" дигән Таузар башлангыч мәктәбен тәмамлаган укучылар һәм анда укыткан укытучылар очрашуы узды.